Әлмәт таңнары

Татарстандa caтудaн 35 килограммнан артык снюс алынган

Татарстан кибетләреннән 35 килограммнан артык снюс алган

Роспотребнадзор Татарстан кибетләреннән 35 килограммнан артык снюс алган. Бу хакта оешманың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Роспотребнадзор идарәсе белгечләре 564 кибетне тикшергән, анда тәмәке эшләнмәләре һәм составында никотин булган продукция сатыла. Полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре белән бергә 181 объектны тикшергәннәр.

Тикшерү барышында 56 кибеттә снюс тапканнар, аларның килеп чыгышын һәм куркынычсызлыгын раслаучы кирәкле документлары булмаган.

Сатудан 2386 берәмлек составында никотин булган продукция алганнар. Алынган әйбернең гомуми авырлыгы 35 килограммнан артып киткән. Барлык хокук бозучыларны җаваплылыкка тартылачак. Уртак тикшерүләр нәтиҗәләре буенча прокуратурага 29 материал юлланган, тагын ике эшне Эчке эшләр министрлыгына тапшырганнар.

Фото:https://www.tatar-inform.ru/

https://tatar-inform.tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: