Әлмәт таңнары

Татарстанда Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатларны эзләү үзәкләре булдырылачак

Татарстанның барлык районнарында Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалганнар турында мәгълүмат эзләү эшен алып барачак координация үзәкләре төзеләчәк. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында «Хәрби дан клубы»ның Татарстан ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов хәбәр итте.


"Министрлар Кабинеты белән бу эшнең район администрацияләре аша алып барылуы турында килештек », – дип сөйләде тарихчы.

Михаил Черепанов билгеләп үткәнчә, «Хәрби дан клубы» ассоциациясе Татарстан хөкүмәтеннән финанс ярдәме алган. Акча Бөек Ватан сугышы вакытында хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү буенча эшкә җибәреләчәк.

Фото: Владимир Васильев

https://www.tatar-inform.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: