Әлмәт таңнары

Татарстанда алты яшьлек малай машина астына эләккән

Юл-транспорт һәлакәте Татарстан урамындагы 70нче йорт янында була.

Казандагы йорт ишегалдында алты яшьлек велосипедчыны бәрдергәннәр. Бу хакта Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

«Кичә кич Татарстан урамындагы 70нче йорт ишегалдында «Дэу» шоферы, башлангыч мәгълүматларга караганда, куркынычсыз тизлекне сайламый һәм велосипедтагы малайны бәрдерә», – дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә баланың аягы җәрәхәтләнә.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: