Әлмәт таңнары

Татарстан – әйләнә-тирә мохитне саклауга инвестицияләр кертү буенча лидер

Ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буе федераль округында әйләнә-тирә мохитне саклауга төп капиталга инвестицияләр буенча беренче урынны алды.

Бу хакта бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков ведомствоның 2019 ел нәтиҗәләре буенча коллегиясендә хәбәр итте.

Спикер искәрткәнчә, ТР Президенты карары нигезендә 2012 елдан башлап төбәктә җирле бюджет чаралары экологик керемнәрдән кергән табыш күләмендә табигать саклау чараларын тормышка ашыруга юнәлтелә. Әмма бу керемнәр ел саен кими бара.

2020 елның 1 гыйнварыннан РФ Бюджет кодексына кертелгән яңалыкларны исәпкә алып, административ хокук бозулар турында РФ кодексында билгеләнгән штрафлар суммасы хәзер Россия субъектлары бюджетларына күчерелергә тиеш.

Фото:   архив/Александр Эшкинин

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: