Әлмәт таңнары

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда медицина өчен төп бурычларны билгеләде

Ведомсто өчен өстенлекле бурычларны республикада яшәүчеләр берничә атнада билгеләгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда медицина өчен төп бурычларны билгеләде. Бу турыда ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министрлык планы буенча, киләсе елда Татарстанда яшәүчеләрнең ким дигәндә 90 проценты диспансеризация узарга тиеш. 

Министрлык Татарстан поликлиникалары алдына төп бурычларның берсе итеп план буенча табибка күренү чираты 14 көннән артмаска тиешлеген билгеләде.

Ведомсто өчен өстенлекле бурычларны республикада яшәүчеләр берничә атнада билгеләгән. Төбәк ведомстволарының өстенлекле бурычларын билгеләүдә халыкның катнашуы мөһимлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.

 

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: