Әлмәт таңнары

Татарстан Россиянең газ бәясе кулай булган 20 төбәге арасына кергән

Федерация субъектлары арасында газ бәясенең халык өчен кулай булуы буенча Ямал-Ненец автономияле округы лидерлар рәтендә.

Татарстан Россиянең халык өчен газ бәясе иң кулай булган 20 төбәге арасына кергән. Әлеге рейтингны РИА Новости агентлыгы Росстат мәгълүматларына нигезләнеп төзегән.

2019 елның икенче яртыеллыгында Татарстанда яшәүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакына 5535,3 кубометр газ сатып алу мөмкинлеге бар. Куллану бәясе исә газның бер кубометры өчен уртача 5,72 сумга тигез. Нәтиҗәдә республика, Әстерхан өлкәсен узып китеп, 20нче баскычта урнашкан.

Реклама

Шул ук вакытта, федерация субъектлары арасында газның халык өчен кулай булу буенча Ямал-Ненец автономияле округы лидерлар рәтенә чыккан. Газ табыла торган башка төбәкләр (Ненец автономияле округы, Сахалин өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы – Югра) һәм Мәскәү аннан бераз калыша.

Киров, Иркутск, Иваново һәм Саратов өлкәсе исә халык өчен газның кулай булуы ягыннан соңгы баскычларны били.

Агентлык билгеләп үткәнчә, «Россия халык өчен газның кулай булуы буенча (хезмәт хакының газ бәясенә нисбәте) Европа илләре арасында өченче урынны алып тора».

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: