Әлмәт таңнары

Татарстан халкына яңа YouTube-канал тәкъдим итәләр

ТР Инвестицияләр үсеше агентылыгы респкблика халкын Татарстандагы инвестицияләр эшчәнлеге турындагы YouTube-каналга язылылырга чакыра.

Моның өчен бары эзләү графасында YouTube "investtatarstan" дип җыярга һәм аңа язылырга кирәк.

Ресурста агентлык үткәрә торган чаралардан, шул исәптән ел саен уздырыла торган "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit” Халыкара икътисади саммитыннан, республиканың Инвесторлар Клубы утырышларыннан, әйдәп баручы дөньякүләм конгресс-күргәзмә чараларының стендлар эшенннән эксклюзив видеолар урнаштырыла.

Реклама

Канал, шулай ук, Татарстанның инвестицион эшчәнлек вәкилләренең, шул исәптән махсус икътисади зоналар, сәнәгать парк һәм мәйданчыкларыннан, шулай ук республиканың  социаль-икътисадый үсешен күрсәтүче видеороликлары урнаштыру мәйданчыгы булып тора.

Видеоларны рус, инглиз, төрек, француз, алман, кытай, япон һәм гарәп теләрендә карау мөмкинлеге бар.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: