Әлмәт таңнары

Татарстан халкы фатирларда артык эссе булуга зарлана

Халык җылылык өчен артык акча түләргә теләми, диде министр урынбасары Илдус Насыров.

Ягып җылыту сезоны башлану белән, Татарстан халкы фатирлары артык эсселәнүгә зарлана башлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендәхәбәр итте.

“Күпфатирлы торак йортларга җылылык бирү буенча “кайнар элемтә”гә килгән мөрәҗәгатьләрнең уннан бер өлешен фатирларда артык эссе булу турында зарланулар тәшкил итә. Йортка җылылык бирелә башлау шул ук мизгелдә кирәкле температура булачагын аңлатмый. Фатирдагы һава температурасы көйләнсен өчен 3-8 көн кирәк булырга мөмкин”, – диде ул.

Казанда әлегә өч йортка җылылык бирелмәгән

Министр урынбасары әйтүенчә, халык җылылык өчен артык акча түләргә теләми.

“Йортта артык эссе булса, яшәү шартлары начарлана. Әлеге мөрәҗәгатьләр тиз вакыт эчендә ТР Дәүләт торак инспекциясе, идарә компанияләре, министрлык вәкилләре тарафыннан хәл ителә. Йортларда җылы гына түгел, уңайлы да булырга тиеш. Моның өчен без тиешле чаралар күрәбез”, – диде Илдус Насыров.

 

Фото: архив tatar-inform, Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: