Әлмәт таңнары

Татарстан гидрометеорология үзәге куркыныч агрометеорологик күренеш турында кисәтә.

Җомга көнне, 14 июньдә, республика территориясендә урыны белән 1 градуска кадәр...

Татарстан гидрометеорология үзәге куркыныч агрометеорологик күренеш турында кисәтә. Җомга көнне, 14 июньдә, республика территориясендә урыны белән 1 градуска кадәр салкын көтелә. Буген Татарстанда һәм Казанда болытлы, төнлә явым-төшемсез, көндез бераз яңгыр булуы ихтимал, җил төньяк-көнбатыштан. Төнлә республика буенча уртача алганда 2дән 7 градуска кадәр җылы булачак, урыны белән температура нульдән түбән булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Көндез һава 14-19 градуска кадәр җылытыла.

Фото: uainfo.org
Tatar Today

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: