Әлмәт таңнары

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Әлмәт мәктәбе укучыларына парламент дәресе үткәрә

Республика мәктәпләрендә парламент дәресе 2009 елдан башлап уздырыла.

16-20 октябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Шул уңайдан ТР Дәүләт Советында Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин да Әлмәт шәһәренең үзе белем алган 7нче мәктәбе укучылары белән парламент дәресе үткәрәчәк. Бүген бу хакта Дәүләт Советы бинасында узган җыелышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова хәбәр итте.

“ТР Дәүләт Советы инициативасы белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында оештырылган быелгы парламент дәресенең темасы - “Парламент, җәмгыять һәм мин”. Әлеге проектта ТР Дәүләт Советында Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша. Ул Әлмәт шәһәренең үзе белем алган 7нче мәктәбе укучыларына парламент дәресе үткәрәчәк. Бөтен кешегә дә бу дәресләр файдага гына булыр. Дәресләрнең максаты – укучыларның фикер сөрешен киңәйтү, аларны дәүләт һәм җәмгыять үсеше, шул исәптән, Татарстан Республикасы тарихы белән таныштыру”, - диде ул.

  • Республика мәктәпләрендә "Парламент дәресе" проекты 2009 елдан башлап уңышлы гына оештырылып килә, быел ул унберенче тапкыр була.

 

Фото: gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: