Әлмәт таңнары

Россия Президенты Юлламасын Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә тыңлаячак

Республика башлыгы Россия Федерациясе Президентының Федераль Җыенга Юлламасы белән чыгышын Мәскәүдә тыңлаячак.

Әлеге чара бүген “Манеж” күргәзмәләр залында 12.00 сәгатьтә узачак. 

Бу тантанага барлыгы 1,3 мең кеше киләчәк.   Катнашучылар арасында Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре була.

Шуннан соң Татарстан Президенты  Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә “Камаз” заводының эллеккеге директоры Лев Васильев белән очраша.

Фото:tatarstan.ru

Чыганак:https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: