Әлмәт таңнары

ТАТАРЧА ДИКТАНТ-2019

Бөтен дөнья дүртенче тапкыр диктант язачак.

19 октябрь көнне 13: 00 сәгатьтә бөтен дөнья буенча «Татарча диктант» белем бирү акциясе узачак.

Акция грамоталы язу һәм әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үзең тикшерү белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

Быел акция дүртенче тапкыр үткәрелә. Диктант тексты КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татар теле филологлары тарафыннан билгеләнә.

Диктант Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы районнарында да бер көнне үткәрелә. Казанда акцияне уздыруның төп мәйданы – КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты (Татарстан урамы, 2 нче йорт). Быел диктант РФнең 40 төбәгендә, ТРның 40 районында һәм дөньяның 11 илендә узачак. Алар арасында Төркия, Әзербайҗан, Англия, Канада, Болгария, Германия, Казахстан да бар.

Казанда «Татарча диктант» ны шулай ук вузларда һәм иҗтимагый оешмаларда  язачаклар. Моннан тыш, акция Казан һәм Татарстанның гомуми белем бирү мәктәпләрендә үткәрелә. Татар теле буенча диктант мәйданчыклары оештыручылар тарафыннан тикшереләчәк, алар арасында филология белгечләре, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары бар. Белем бирү акциясенең һәр мәйданчыгында диктант текстын атказанган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре һәм башка танылган кешеләр укыячак.

Диктант нәтиҗәләрен акциянең рәсми сайтында үткәргәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча бастырачаклар.

Әлеге акция Бөтендөнья татар яшьләре форумы, "Бөтендөнья татар конгрессы" башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан оештырыла.

Сайтка сылтама: http://diktant.tatar

Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте Гайнуллина Ләйлә 8 (927) 424 94 01, prtatforum@gmail.com

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: