Әлмәт таңнары

Татар әкияте буенча эшләнгән мультфильм Суздаль анимация фестивалендә катнаша

"Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" мультфильмы федераль субсидия хисабына төшерелгән.

Татарстанда ясалган "Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" анимацион фильмы Суздальдә уза торган XXIV Россия ачык анимация киносы фестивалендә катнаша. Фестивальнең программасы аның рәсми сайтында урын алган.

Анимация фестивале 13 - 19 март көннәрендә үтә.

"Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" анимацион фильмының режиссеры Елена Ермолина, продюсеры – Светлана Бохараева. Мультфильм геройлары текстларын Камал театры артисты Илдус Габдрахманов укыган.

Фильм Милли бәйге номинациясендә Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашып, фестиваль лауреаты булды.

"Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" анимацион фильмы Россия Мәдәният министрлыгыннан алынган 2 миллион сум субсидия хисабына төшерелгән.

 

Фото: Рамиль Гали/архив

 https://tatar-inform.tatar

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: