Әлмәт таңнары

“Татар-информ”да Әлфия Афзалова истәлегенә багышланган концерт хакында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

11 июль көнне 14.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева һәм Әлфия Афзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова катнашында матбугат конференциясе узачак.

Очрашуда сүз Әлфия Афзалованың истәлегенә багышланган концерт хакында барачак. Чара футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында Fan Fest җанатарлар фестивалендә узачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: