Әлмәт таңнары

Талантлы булуларын белмәүче балалар да бар

Әлеге талантны күреп үстерә белү мөһим, дип саный композитор Илһам Байтирәк.

Татарстан районнарында эшләүче укытучылар өчен мастер-класслар оештырырга кирәк. Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, композитор Илһам Байтирәк шулай дип саный.

«Бәлки, үзендә композициягә талант булуын белмәүче балалар да бардыр. Әлеге талантны күреп үстерә белү мөһим. Композитор Рәшит Кәлимуллин башлангычы белән без инде берничә ел республика районнарында дәресләр бирәбез. Мондый очрашуларда балалар татар классиклары һәм яшь композиторлар иҗаты белән таныша ала. Шуңа игътибар иттем: бер генә мәктәптә дә: «Карагыз әле, шушы баланың композициягә таланты бар», — дип әйтүче укытучы булмады», — ди композитор.

 Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/13/182489/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: