Әлмәт таңнары

Табиблар талпаннардан күчә торган тагын бер авыруны ачыклаган

Авыру билгеләре грипп симптомнарына охшаш.

Табиблар талпаннардан йога торган тагын бер авыруны ачыклаган - бу бабезиоз. Бу хакта Швед лаборатория медицинасы өлкән табибы Лунда Кристина Перрсон сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

  • Бабезиоз - ул инвазив, кеше һәм хайваннарның трансмиссив авыруы. Авыру билгеләре грипп симптомнарына охшаш.

Сәламәт кеше бабезиозны җиңел кичерә ала, авыру үзе узачак. Шуңа да карамастан, паразитлар организмда берничә ел кала ала һәм иммунитет җитәрлек дәрәҗәдә булмаганда, үлемгә китерергә мөмкин.

Бабезиозны йоктырмас өчен талпаннардан саклануның гомуми кагыйдәләрен үтәү дә җитә.

Фото:https://pixabay.com/ru/

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: