Әлмәт таңнары

Сыра сатучыларны хәбәр иткән әлмәтле акчалы булды

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт органы белгечләре шәһәребездәге бер кибеттә легаль булмаган спиртлы эчемлек сату очрагына тап булды.

Нәтиҗәдә биредә 170 литр сыра сатудан алынды. Документларсыз сатылуы өстенә тикшерү барышында эчемлекнең куллану вакыты чыкканлыгы да ачыкланды. Намуссыз сатучыларны «Халык контроле»нә мөрәҗәгать иткән әлмәтле табарга булышкан. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең АТО бүлеге начальнигы Наталья Васенькина сүзләренә караганда, спиртлы эчемлекләр, алкоголь әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында дәүләт хезмәтләре порталына хәбәр итүчеләрне бүләкләү дәвам итә. Хәбәрләр буенча хокук бозу ачыкланганда аларга бер меңнән алып 3 мең сумга кадәр акча түләү каралган.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: