Әлмәт таңнары

Сәяхәтләр балаларны берләштерә

Шәһәрдә ял итәр өчен урыннар күп. Һәм, әйтергә кирәк, аларның берсе дә буш тормый. Бу көннәрдә аларда шәһәр һәм район мәктәпләреннән сыйныфлары белән килгән укучыларны күрергә була. 2 нче лицей укучылары «Саулык» паркын сайлаган.

Мондый экскурсияләр балаларга бик кирәк. Тормыш артыннан куып, ял көннәрен өй мәшәкатьләре белән уздырып, балалар белән ял итүләргә, алар өчен шәһәр буенча махсус җәяүләп сәяхәтләр ясауга урын аз бирелә. Нәкъ менә шул рәвешле оештырылган ялларда серләр, күңел кичерешләре чишелә, бер-береңә ышаныч арта. Балаларны гына түгел, зурларны да якынайта алар.

- Бу укучылар - кичәге башлангыч сыйныф балалары. Быел алар өчен яңалыклар шактый. Фәннәр артты, сыйныфта башка мәктәпләрдән килүчеләр дә бар. Мин дә алар өчен яңа сыйныф җитәкчесе. Балаларны яхшырак белү, аларны тупландыру, дуслаштыру өчен мондый экскурсияләрнең роле әйтеп бетергесез. Мәктәптә, дәресләрдә укучыларның бар ягы да ачылмаска мөмкин бит, - диде 5 в сыйныфы җитәкчесе Екатерина Левитская.

«Саулык» паркыннан кайтмыйча уйнарга була. Укучыларны ничек җәлеп итү турында кайгырасы юк. Балалар иң беренче булып тренажерларга йөгерде. Физик яктан ныклыклары ачык күренде. Сүз уңаенда, сыйныф җитәкчесе - 2 нче лицейның зур тәҗрибәгә ия физкультура укытучысы. Аның фикеренчә, балаларның хәрәкәтчән булуыннан куркырга кирәкми, киресенчә, кечкенәдән үк спорт белән дус булырга өйрәтү, чыныктыру зарур.

Реклама

Үзгә дәрес

Көзге сәяхәт моның белән генә тәмамланмады. Мәгълүм булганча, 1 октябрьдән 31 енә кадәр Россиянең барлык субъектларында Гражданнар оборонасы айлыгы бара. Мәгариф учреждениеләре, предприятие-оешмаларда Белем көне үткәрү айлыкның төп бурычларының берсе булып тора. Узган шимбә 2 нче лицейның 5 в сыйныф укучылары янәдән бергәләшеп янгын сүндерүчеләрнең эшчәнлеге белән якыннан танышу өчен 65 нче янгын-коткару частена юл тотты. Экскурсия барышында алар янгын җиһазлары белән танышты, югары катларга кадәр сузылучы баскычның ничек эшләвен күрде, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде, кабинетларда булды, хәтта машинага кадәр утырып, авыр шлангадан су сиптереп карадылар. Бу сәяхәтнең файдасы турында сөйләп торырга кирәк микән?! Статистика мәгълүматларына күз салу да җитәдер – илебездә янгында һәлак булган балалар саны узган ел 20 процентка арткан. Ел саен Россиядә теркәлгән янгыннарның 10 проценты балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә чыга.

Укучылар алган тәэсирләре белән юл буе уртаклашып кайтты. Бәлки әле кайберләренең күңеленә янгын сүндерүче булу теләге дә кереп кунаклагандыр.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: