Әлмәт таңнары

Суд приставлары әлмәтлегә сигез яшьлек кызын кайтарган

Әлмәт суд приставлары ана кешегә сигез яшьлек кызын кайтарырга булышкан. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итә.

- Аерылышканнан соң ир белән хатын озак вакыт сигез яшьлек кызларының кем белән яшәячәген хәл итә алмаган. Кыз бала әтисе янында яшәгән.  Тиздән суд баланы әнисенә бирергә карар кыла, әмма ир суд карарын үтәргә ашыкмады, – дип сөйләде Хәлимова.

Шуннан соң әлеге мәсьәләне хәл итүдә опека хезмәткәрләре ярдәмгә килә һәм бала әнисенә таршырыла.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: