Әлмәт таңнары

Су коенганда чир йоктыра күрмәгез!

Җәй көне Россиядәге күп кенә сулыклар бактерияләр һәм вируслар белән мыжлап тора.

Нинди авырулардан сакланырга кирәк һәм чир йоктырудан котылып буламы? “Лайф” шул хакта яза.

Табиблар әйтүенчә, җәйге сезонда ашказаны-эчәк авыруларының күп очрагы су белән бәйле. Аларның кайберләре косу һәм диарея куркынычы гына тудырып калмый, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Белгечләр сулыкларда йоктырырга мөмкин булган куркыныч авырулар турында сөйләде.
Дизентерия китереп чыгара торган шигелл бактериясе төче сулыкларда яши. Су белән кеше организмына үтеп кереп, ул эчәклектә тарала һәм лайлалы тышчаны “ашый” торган токсиннар бүлеп чыгара. Дизентерия - бик йогышлы авыру.

А гепатиты. Табиблар әйтүенчә, гепатитның бу төре киң таралган, ул бик куркыныч һәм суда да озак саклана. Авыру йоктыруның төп сәбәбе – эчә торган һәм техник су белән бәйле проблемалар, шулай ук гигиена кагыйдәләрен һәм санитария нормаларын үтәмәү.

А гепатитының беренче билгеләре – бизгәк, бик нык хәлсезләнү, күңел болгану, эч авырту. Авыру нәтиҗәсендә гомум интоксикация бик тиз барлыкка килә, бавыр зарарлана, сары төшә.

Аденовируслы инфекция -- гаять куркыныч вирус. Суда бик җиңел тарала һәм кеше организмына су коенганда, яки кайнатылмаган су эчкәндә эләгә. Еш кына бу чир иске суүткәргечкә вак кына ярыклар аркылы ага торган сулардан эләгә.

Аденовирус йоткылыкны, күзләрне һәм ашказанын зарарлый. Бронхит һәм пневмония китереп чыгарырга мөмкин, дип яза “Интертат”.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: