Әлмәт таңнары

«Спартак» клубында туган көн [+ФОТОЛАР]

«Спартак» яшүсмерләр клубы капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты.

Сәнгатьне төп юнәлеше итеп алган «Спартак» клубы бу ремонтны нәкъ 30 ел көтә. Быел аларга юбилейлы туган көннәренә менә шундый бүләк ясала. 
– Клубка чыннан да капиталь ремонт кирәк иде. Күпме еллар кайнар су җылытып эшләдек. Хәзер клубны танырлык та түгел. Биредә бар да яңа: җылыту системасы һәм канализация яңартылды. Идән, стеналар, тәрәзә, ишекләр – бар да хәзер заманча һәм зәвык белән эшләнгән. Безнең республика җитәкчелегенә шундый программалар булдырып, киләчәк буынны кайгыртуы өчен рәхмәт, - дип «Спартак» клубы мөдире Гөлшат Закирова сөенече белән уртаклашты. 
«Ракета» клубын ремонттан соң ачу тантанасына район башлыгы Айрат Хәйруллин да килгән иде. Әлмәттә балаларның буш вакытларын файдалы һәм кызыклы уздыру өчен уңайлы шартлар булуына һәм аларның киләчәктә тагын да камилләштереләчәгенә аерым басым ясады ул. 
– Әлмәт районында эшләп килүче 33 клубка бүген 6000 ләп бала йөри. 
Алар күп төрле түгәрәкләргә йөреп буш вакытларын файдалы итеп уздыра ала. Барысы да бушка, рухи яктан үсеп, балалар сәламәт яшәү рәвеше алып бара ала. Яшүсмерләр клублары алар өчен икенче йорт кебек, - диде ул. 
Район башлыгы клуб эчендә оештырылган телестудиядә интервью бирергә дә өлгерде. Мондый креативлык өчен җитәкчелеккә рәхмәтләрен белдерде. Бүген районда нибары ике клубта гына балалар телевидение һәм журналистика буенча да үзләренең кызыксынуларын арттыра ала. Биредә бер бүлмә интервьюлар алып, аннан әзер сюжетларны экраннардан карар өчен аерым бүленеп бирелгән. 
Әлеге клубта тагын зур бер яңалык – биредә заманча магнит-маркерлы такта ясаганнар. Хәзер балалар рәхәтләнеп биредә рәсем ясый ала. Шулай ук, бу клубның зур өстенлеге - биредә өлкәннәр дә фитнес-йогага йөри алачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: