Әлмәт таңнары

Сорауларга җавап бар

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында очрашулар дәвам итә. Ул биш ел эчендә күпфатирлы йорт ишегалларын төзекләндерүне күзаллый. Яңарыш Түбән Мактамада яшәүчеләрне дә көтә. Шушы көннәрдә район башкарма комитеты һәм «Татнефть» җитәкчелеге бистә халкы белән очрашты, аларның фикерләрен тыңлады.

Очрашуга килгән түбәнмактамалыларның әйтер сүзләре күп иде. Алар тикшерүенә башта сәнгать мәктәбе, аны реконструкцияләү эскизы, план тәкъдим ителде. 90 нчы елларда ук сафка бастырылган әлеге уку йорты бүген яңартуны сорый. Бирегә бистә балаларыннан тыш якын-тирәдәге авыллардан да килеп белем алалар. Әти-әниләр, әби-бабайлар нигездә бинаның түбәсен, җылыту системасын яңартуларын, мансард төзүләрен, янәшәдәге агачларны кисүләрен, территорияне төзекләндереп, эскәмияләр куюларын сорады. Җитәкчелек сәнгать мәктәбе халыкны үзенә җәлеп итеп торырга тиешлеген ассызыклап, анда зурлар өчен дә бүлекләр ачарга кирәк дигән фикерне җиткерде. Шәһәрдә моңа мисаллар бар.

Түбән Мактамада бүген 10 меңнән артык кеше яши. Бистә яңара, юллар, йортлар ремонтлана, ике мәктәбе, балалар бакчалары, спорткомплексы бар, уңайлыклар тудырыла. Проблемалар да җитәрлек.

- Безгә дә «Саулык» кебек парклар, иҗтимагый тирәлекләр кирәк. Җәяү йөрерлек, утырып ял итәрлек, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә күңелләренә хуш килгән шөгыль табарлык булсын иде. Балаларга самокатта йөрергә урын юк, - диде мактамалылар.

Заманча балалар һәм тренажерлары да булган спорт мәйданчыклары, бассейн, шугалак, урамда узучы чаралар өчен җәйге һәм кышкы сәхнәләр, чүп савытлары, яктырткычлар, кайбер урамнардагы юллар торышы – әлеге һәм башка сораулар белән җитәкчелеккә кем турыдан-туры мөрәҗәгать итте, кем язып, макетларга ябыштырды. Форсаттан файдаланып, башка мәсьәләләрне күтәрүчеләр дә булды. Үзен Тимур дип таныштырган ир-ат күпбалалы гаиләләргә бүленгән участокларда йорт җиткереп яшәгәннәрнең юлсыз, газсыз интегүләрен сөйләде. Район башкарма комитеты җитәкчелеге бу проблема өстендә эш баруын хәбәр итте. «Федераль карар нигезендә күпбалалы гаиләләр җир участоклары белән тәэмин ителергә тиеш. Ләкин аларда газ, электр сузуга финанс каралмаган. Мисал өчен, Әлмәт һәм аның янындагы йортларга газ кертү өчен генә дә миллиард сум акча кирәк. Без хәзер федераль, республика программаларына эләгү өчен документлар, проектлар өстендә эшлибез. Алар да акчалы. Урсалыга проект төзү өчен, мәсәлән, 8 миллион сум кирәк. Төрле вариантлар эзлибез», – күпләрне кызыксындырган сорауга җавап шундый булды.

Бүген Түбән Мактама халкын иң борчыганы «Татнефтегазпереработка» идарәсе территориясендә төзү күздә тотылган малеинлы ангидрид установкасыдыр.

- Завод төзелә башлаган дигән сүзләр дөрес түгел. Җәмәгать тыңлаулары уздырылмыйча торып, эш башланмаячак. Завод экологиягә куркыныч тудырмый. Үзебез дә, балалар, минем әнием дә шушында яши, якыннарыбыз биредә җирләнгән. Белә торып, әйләнә-тирә мохитны, тормышыбызны куркыныч астына куяр идек микән?! Киресенчә, экология торышы яхшырачак кына. Бүген МГПЗда сыек газ рәвешендәге пропан эшләнә. Парга җиңел әйләнә торган барлык сыек матдәләрне каты матдәгә яки малеинлы ангидридка әйләндерергә планлаштырабыз. Әлбәттә, башта бәйсез экспертиза үткәреләчәк. Экологиягә таләп елдан-ел катгыйлана. Малеинлы ангидрид установкасы сафка бастырылганнан соң МГПЗдан чыккан ташлаулар өчтән ике тапкырга кимиячәк, - дип аңлатты «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов.

Яңа эш урыннары, инфраструктура, кече һәм урта бизнес үсеше, инвесторлар җәлеп итү, биредә калган салымнар турында да җитәкчелек бәйнә-бәйнә сөйләде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: