Әлмәт таңнары

Сәнгать һәм демография

Россия кварталдан кварталга, айдан айга демографик кризис­ка тирәнрәк чума бара. Ана капиталы үзенә булган өметләрне акламады, яшь гаиләләргә авылда йорт салу өчен биргән субсидияләр дә үз максатларына ирешмәделәр: никахлар торган саен азрак теркәлә, балалар туу кими. Иң кызганычы: авыл районнары табада эрегән май кебек сызалар, юкка чыгуга таба зур адымнарын тизләтәләр.

Менә карагыз: Кайбыч районында быелның тугыз аенда бары тик 27 никах теркәлгән, аерылышучы гаиләләр саны исә – 15. 2017 елның шул ук чорында анда – 40, 2015 елда – 48, 2014тә 59 никах теркәлгән булган. Пробле­маның кискенлегенә Татарстан Дәүләт Со­ветының хатын-кызлар “Мәр­хәмәт” берләшмәсе дә игътибар итте. Берләшмә җитәкчесе Татьяна Ларионова ситуацияне яхшыртуда дин эшлеклеләре һәм сәнә­гать предприятиеләре булыша алыр иде дип саный. Берен­челәре хатын-кызларны аборт ясаудан баш тартырга өндәсә, икенчеләре үзлә­рендә эшләү­челәрнең матди хәлен яхшырту белән демографик упкынны томалауга өлеш кертерләр иде дип уйланыла.

Абортлар турында статистика бездә яшерелгән, рәсми саннарны табып булмый. Тик директорлар белән муллалар тырышып кына карындагы балаларны бууны киметеп буласына шикләнәм мин. Хәтта ки балага узган хатыннарга хатын-кыз консульта­циясеннән мулла һәм поплар янына барып килергә юллама тоттырып җибәрсәң дә, ай-һай, анда барырлар микән? Бар­ганы­ның да сөйләнгән сүзләр бер колагыннан керсә, икенчесеннән чыгар. Вәзгыять аңа карап аз гына да үзгәрмәс. Алай ук беркатлы булырга ярамый ул.

Тик шулай да безнең Дәүләт Советында утырган ханымнар дө­рес чамалый: гаиләләрнең юк­лы­гы, абортларның муллыгы, шул сә­бәпле сабыйларның якты дөнья­га килүдән туктауга таба барулары, чынлыкта – идеологик сәбәпләр җимеше ул. Идеологияне исә муллалар һәм поплар эшләми бездә. Рухи тәрбия әдәбият һәм сәнгать әһелләре кулында, телеэкраннан яңгыраган сүзләр, эстрада артист­ларының ярымшәрә кыланышлары, мул итеп төшерелгән видео­клип­лар, кинокаһарманнарның үз-үзләрен тотышы, Голливудта ук эшләнгән сценарийлар һәм төше­релгән фильмнар – дөньяга караш­ны менә шулар формалаштыра.

Массакүләм сәнгать янында мулланың сүзе бик кечкенә һәм үтемсез булып кала. Ә Голливуд ак­терларының һәм дөньякүләм сәх­нә йолдызларының интервьюларын тыңласаң: “Без иблис бе­лән килешү төзедек”, – дигән сүз­ләрнең еш яңгыравын ишетәсең. Киләчәк буыннар бездә сәнгать ярдәмендә, шуның турыдан-туры катнашы белән тәрбияләнә. Мас­са­күләм сән­гать йогынтысы каршында мәктәп тә, гаилә дә, депутатлар да көчсез булып кала.

Андый сәнгатькә исә заказны дәүләт эшлеклеләре, ил лидерлары, финанс магнатлары бирә. Иң югары бизнес һәм финанс элита­сының планнарына Җир шарындагы халык санын киметү идеясе зур итеп язылып куелган. Стратегик максатка ирешү бик нечкә ысуллар белән алып барыла: азгынлык тарафдарлары кеше хокукы һәм иреге турында кануннар белән коралландырыла, яшерен рәвештә феминисткалар хә­рә­кәте финанслана, моңа каршы төшүчеләр экстремистлар буларак тамгалана, “ирек­ле булмаган” илләргә демократия урнаштыру өчен гаскәрләр кертелә һәм башкалар. Ә инде ирек алуга, танк дивизияләренә караганда дәһ­шәт­лерәк көчләр – сәнгать әсәр­ләренең тулы бер җыелмасы кертеп тутырыла.

Атаклы бер режиссерның яшь иҗатчылар белән әңгәмәсен хә­терлим мин. “Нинди фильм тө­шерергә?” – дигән сорауга: “Егерме елдан соң нинди җәмгыять күрер­гә телисез, шундыйны төшерегез”, – дигән җавап ишетелде. Сәнгать­нең җәмгыятьне формалаштырудагы, миләрне юдырудагы ролен иҗат әһелләре бик яхшы аңлый­лар, димәк.

Язганнар буш сүз генә булмасын өчен, бер дәлил китереп үтик. Барыбыз да күптән түгел генә булып үткән Керчь фаҗигасеннән шок кичердек бит инде. “Каян килә бу кадәр мәрхәмәтсезлек?” – дигән сорау үз акылында булган һәр­кемне борчыды. Әллә каян түгел, шул интернеттан, йөрәккә үтәр­лек итеп эшләнгән видеоклиптан һәм анда яңгыраган җырдан. Кырым колледжындагы фаҗига ниндидер көч тарафыннан моннан ике ел элек программалаштырылган инде: матур итеп җыр сүзләре язылган, музыкасы иҗат ителгән, ике яшүсмернең яшь­тәш­ләрен атып үтереп йөргән эпи­зодлар романтик рухтагы клип­ның нигезендә яткан. Канлы фаҗига романтик кү­тәренкелек белән өртелсен өчен барысы да эшләнгән. Росляковлар менә шундый нечкә сәнгать ысуллары белән тәрбияләнә.

Шуңа күрә яңа шартлау һәм атулар булмас дип, беркем дә гарантия бирә алмый. Бөтен интернетны цензура богауларында тоткан һәм фильтрлаган Роскомнадзор әлеге клипны “күрмәгән”, фаҗига булган көннәрдә мин аны карадым, фаҗигане шулкадәр мавыктырырлык һәм үз эченә тартырлык итеп эшләнгәненә шаккаттым. Тавыш купкач, интернет цензорлары әле генә бу клипны бикләде. Хәзер инде аны карап булмый. Тик аны төшерү­челәрнең исеме аталмады, аларга беркем дә җәза бирмәде һәм бирергә дә җыенмый. Димәк, тагын да нечкәрәк ысуллар белән яңа клиплар төшереләчәк, яңа сәнгать әсәрләре яшьләрне романтик җинаятьләргә әйдәячәк. Шушы юлларны язганда, автор­ның башына уй килде: видеоклипны биклә­деләр, җырның сүзләре ни хәлдә икән? Интуиция ялгышмаган: үс­мер­ләрне яшь­тәш­ләрен кансыз рәвештә үте­рер­гә өй­рәткән җыр­ның тулы тексты интернетта ачык­тан-ачык ярылып ята. Димәк, Рос­комнадзорда икейөзлеләнгәннәр, шау-шу чыкканга гына клипны ябып, җыр сүзләре белән танышу мөм­кинлеген калдырганнар. Менә шундый максатчан тәрбия юк итә безнең җәмгыятьнең карындагы балаларын да, үсеп буй җиткер­гәннәрен дә. Хатын-кызның абортка хокукын якламаган журналистны, язучыны, актерны, җәмәгать эшлеклесен табу кыен бүген, шулай булгач, пропаганда чараларына үтеп керү мөмкин­лекләре чиклән­гән муллалар ни эшли ала?

Язманы төгәлләр алдыннан дөнья статистикасына күз салдым. Быел­ның шушы көненә һәм сәгатенә планетада 34 миллион 933 мең аборт теркәлгән, инфекцияле чирләрдән исә 10 миллион 794 мең кеше үлгән. Күрәбез: ирек­ле мәхәб­бәт вирусы һәм башка рухи вируслар җәмгыятьне биологик вирусларга караганда күбрәк кыра. Ул вирусларны таратуның сәяси тех­нологияләре исә бүген яхшы эшләнгән һәм актив кулланыла.

 

Рәшит Фәтхрахманов

https://www.vatantat.ru

Фото: https://pixabay.com

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: