Әлмәт таңнары

Сәламәтлек саклау министры Кырымда балалар агулану фактын шәхси контроленә алды

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре әлеге мәсьәлә буенча консультатив ярдәм күрсәтергә әзер.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Кырымда балалар агулану фактын шәхси контроленә алды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Министрлык Кырым Республикасындагы коллегалар белән тыгыз элемтәдә. Алар Татарстан табибларына лагерьдән җибәрелгән балаларның хәле турында хәбәр итеп торалар”, - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре тиешле консультатив ярдәм күрсәтергә әзер. Әлеге мәсьәлә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның шәхси контролендә.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча Евпаториянең Заозерное бистәсендәге “Лучистый” балалар сәламәтләндерү лагерендәге 43 бала һәм 4 әйдаман хастаханәдә дәвалана. Зыян күрүчеләрнең хәле җиңел һәм уртача авырлыкта дип бәяләнә.

  • Татарстанның балалар омбудсмены Кырымдагы “Лучистый” лагерендә агуланган балалар янына хастаханәгә барды.

Фото:https://pixabay.com/ru/

 https://tatar-inform.tatar/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: