Әлмәт таңнары

СИНОПТИКЛАР КИСӘТӘ!

Иртәгә, 22 октябрьдә, Татарстан территориясендә көчле җил һәм томан көтелә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әйтик, төнлә һәм иртән республикада көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгән вакытта урыны белән секундына – 15-20, республикада 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Реклама

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак.

«Төнлә һава температурасы +5..+10, көндез +7..+12 градус тәшкил итәчәк», - диелә ведомство хәбәрендә.

Моннан тыш, төнлә томан төшүе көтелә.

Фото:https://pixabay.com/ru

 https://tatar-inform.tatar

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: