Әлмәт таңнары

Шундый автоинспекторлар да була!

Татарстанда юл-патруль хезмәте инспекторлары ягулыгы беткән машина йөртүчегә ярдәм итә. Бу хәл Яр Чаллы-Әлмәт автомобиль юлының 51 чакрымында булган.

Шулай полиция лейтенанты Михаил Кузьмин һәм полиция майоры Рамил Гарифуллин авария сигнализациясен кабызып, юл читендә торган Шевроле Нива автомобилен күреп алганнар. Машина йөртүче автоинспекторларга  машина багындаы ягулык күләмен исәпләмәгәнлеге турында әйтә. Юлда барган вакытта бензины бетеп, машина туктап кала. Машина яныннан узып китүчеләр аңа ярдәм итә алмый.

Реклама

Юл-патруль хезмәте инспекторлары ир-атка ягулык  белән ярдәм итә.  Машина йөртүче, үз чиратында, күрсәтелгән ярдәм өчен автоинспекторларга рәхмәт белдерде һәм аларның юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата битараф булмауларын һәм ихтирамлы булуларын билгеләп үтте.

Фото:Пресс-служба ГИБДД

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: