Әлмәт таңнары

Штрафлар күләме арта

Вокзалларда һәм поездларда билгеләнмәгән урыннарда алкоголь эчемлекләр кулланган һәм тәмәке тарткан өчен штрафлар күләме ике тапкыр артырга мөмкин.

Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Әлеге тәкъдим белән РФ Дәүләт Думасының Транспорт һәм төзелеш комитеты утырышында Россия тимер юллары генераль директоры урынбасары Дмитрий Пегов чыкты.

Аның сүзләре буенча,  әлеге чара пассажирларның куркынычсызлык дәрәҗәсен арттырырга сәләтле.

Хәзерге вакытта әлеге хокук бозулар өчен штраф күләме 500 сумнан алып 1,5 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Фото:https://pixabay.com/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: