Әлмәт таңнары

Шәфкатьлелекнең чиге юк

Олы йөрәкле, киң күңелле, кешеләрнең зарын бер сүздән аңлый торган, үз эшенең остасы, 36 ел гомерен медицина өлкәсенә багышлаган, үзәк район хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Ләйсирә Җәлилова белән аралашканнан соң, шуны төшендем: Гиппократ анты биргән кеше нәкъ менә аның кебек булырга тиештер.

Ләйсирә Җәлилова Сарман районы Салкын Алан авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган кыз медицина өлкәсенә ялгыш кына килеп эләгә. Минзәлә педагогия училищесына документлар тапшырырга баргач, конкурс зур булу сәбәпле, аңа бәхет елмаймый. Шунда абыйсы аңа: «Әйдә, медицинага барып карыйк әле», - дип кызның тормышын үзгәртә дә куя. Уку алдынгысы булган кызны медицина училищесына бишкуллап алалар.

Дипломлы белгеч хезмәт юлын юллама буенча Әлмәт районы Кече Шуган авылында башлап җибәрә. Бер ел чамасы биредә ул халык белән аңлашып эшли, һәркемнең моң-зарын тыңлап, көнен дә, төнен дә ярдәмгә ашыга. Соңрак аны Чупай авылына җибәрәләр. Монда ул тормыш иптәшен очрата, яшьләр гаилә корып, шәһәргә күченә. Әлмәттә кайда гына эшләсә дә, уңган-булган Ләйсирә ханым һәрвакыт хөрмәт казана, хезмәте мактауга лаек була.

- Эшемне яратып башкардым, әле дә шулай. Укыган вакытта ук минем уколлар ясап, авыруларга ярдәм итеп, аралашып эшлисем килде. Тик кая барсам да, мине җаваплырак вазифаларга куйдылар, шуңа да авыруларны күрмим дә диярлек.

Эше бик авыр булса да, гаиләсендәгеләр аны һәрвакыт аңлап яши. Бервакытта да өйдә юклыгына ачуланып, шелтә белдерүләр күзәтелми. Аеруча авылда фельдшер булып эшләгәндә, өйдә торулар сирәк була. Аңа карап, ул үзе дә, якыннары да зарланмый, ялларда да һәрчак элемтәдә тора.

- Чынлап та, бер көн генә ял итеп, анда да кулда һәрвакыт телефон булыр иде. Гаиләдә дә, эштә дә барысына да өлгердем. Иртәнге 2-3 ләргә кадәр кер юдым, бакчада да эшләргә җитештем. Әмма бу һөнәрне сайлаганга бер дә үкенмим. Чөнки миңа бөтен туганнарым, әти-әниләрем ышаныч күрсәтте, алар минем белән горурланалар, - дип зур канәгатьләнү хисе белән сөйләде әңгәмәдәшем. - Гомерем буена бик батыр булдым, хәтерлим әле, Чупай авылында бала тудырырга да ярдәм иттем, тешләр дә алдым. Үкенеп искә алырлык хатирәләр булмаса да, яши-яши тәҗрибә туплана, шуңа да хәзер кул астымда эшләүчеләргә: «Үзегезне саклагыз, барын да алдан уйлап эшләгез», дип әйтеп киләм. Чөнки безнең кулларда - кеше гомере.

Хәзерге вакытта бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Теләге булган кешегә эше дә, ярдәм итүчесе дә табылып тора. Бары тик җиң сызганып, бөтен көчеңне куеп эшләргә генә кирәк. Шулай да Ләйсирә Җәлилованы борчыган мәсьәлә дә бар, финанслар җитмәү күп нәрсәгә аяк чала, дип билгели ул. Заманча җиһазлар, эш өчен кирәк-яракларның барысы да зур акча таләп итә. Шулай ук иске аппаратларны да яңартырга, даими тикшереп

торырга кирәк. Болар өлкән шәфкать туташына йөкләтелгән бурычлар. Үсеш өчен конференцияләр, җыелышлар, бәйгеләр үткәреп тору да зарур. Алары да вакыт таләп итә һәм акча проблемасы киртә булып тора, ди ул.

Үз хезмәтеннән тәм табып, тормыш мәшәкатьләрен җиңеп, киләчәккә өмет белән караучы ак халатлы ханымга сокланмый мөмкин түгел. Ул әле эштә генә түгел, тормышта да бәхетле гаилә учагы кабызган хатын-кыз, балалары өчен өзелеп торган әни, оныклары өчен кайгыртучан әби. Балалары гына медицина өлкәсен сайламаган, әниләренең гомер буе авыр, җаваплы хезмәтен күреп үскәнгә үз юлларын башка һөнәр белән бәйләгәннәр. Ә әниләренең һаман да эш белән янып йөрүенә эчләре пошып алар аның ял итүен, үзенә вакыт бүлүен сорый. Әмма Ләйсирә ханым өчен ял - ул эш.

Үз эшенә гомерен багышлаган, мәрхәмәтле, гадел була белгән Ләйсирә ханымны эшендә бик хөрмәт итәләр, киңәшләренә һәрвакыт колак салалар, хезмәттәшләре аны үз итә. «Әле елмаеп каршы алып торганда, сәламәтлек булганда, Аллаһы Тәгалә күпме язган, шуның хәтле эшләргә исәбем бар», - ди өлкән шәфкать туташы.

Ләйсән Хәйруллина

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: