Әлмәт таңнары

Әсгать Сәфәров: «Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз»

Бүген Казанда Татарстан Президенты резиденциясе мәйданында тантаналы рәвештә ТАССРның 100 еллыгы флагы күтәрелде.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү чараларын 2018 елның декабрендә үк башланып киткәннәрен  билгеләп үтте.

Үз чыгышында Президент Аппараты җитәкчесе катлаулы һәм сикәлтәле юл үткәнен билгеләп үтте.  Төп чаралар исә 27 майда, 25 июньдә һәм  30 августта үткәреләчәк.

«Куәтле икътисади потенциалга, гражданнарның патриотизмына, Россия Президенты, РФ Хөкүмәтенә таянып, без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, дип нык әйтә алабыз. Барыгызны да Татарстан төзелүнең 100 еллыгы белән тәбрик итәм», — дип тәмамлады Әсгать Сәфәров чыгышын һәм ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрүгә күрсәтмә бирде.

Флаг күтәрелгәч, Татарстан Республикасы гимны яңгырады.

 Әлеге флаг бүген Татарстан Хөкүмәте йортында һәм республиканың барлык шәһәр-районнарында да  күтәрелә.

Фото:Рамиль Гали

Чыганак

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: