Әлмәт таңнары

Әсгать Салах: «Газетада эшләү мине кеше итте»

«Әлмәт таңнары»ның беренче мөхәррире, күренекле публицист, язучы Әсгать Салаховка 85 яшь

Була шундый кешеләр, олыгаялар, әмма картаймыйлар. Әсгать Сәхап улы Салахов шундыйлардан. Аның белән бер утырып сөйләшү, үзе бер дәрес, тормыш мәктәбе. Тыйнак, сабыр, кеше хакын, кеше хәтерен саклап аралаша торган шәхес. Тормыш йөген «уфалла» арбасына салып, ятимлек ачысыннан тешләрен кысып тарткан яланаяклы мишәр малае, бар нәрсәгә дә үз көче, үз тырышлыгы белән ирешә. Озын һәм бәрәкәтле гомер юлында гади эшчедән милләтебезгә хезмәт иткән, телне саклап, яклап килгән газетаның баш мөхәррире дәрәҗәсенә ирешә.

Табигать Әсгать абыйга сабырлык белән тырышлыкны, изгелекне мулдан биргән. Бүген дә ул яшьләргә хәерхаклы булып, яшь язучыларга акыллы киңәшләрен биреп, аралашып яши. Туган авылы Елховой мәктәбендә укучы каләм тибрәтүче укучылар өчен үз исемендәге премия булдырды. Йөрәгендә - дәрт, җанында - кешеләрне ярату. Күзләрдәге нурны, үз йөрәгенә җыеп, җиһанга яктылык чәчеп яши.

- Әсгать абый, һәркемнең бу якты дөньяга китергән әти-әнисе бар. Кемнәр алар сезгә якты дөньяны бүләк иткән әти-әни?

- Әнием Мөсәвәрә Гайнан кызы 1908 елда туган, 1921 елгы ачлыкта ятим кала. Бик укымышлы хатын иде. Үз вакытында 4 класс бетергән. Бөтен авыл хатыннары сугыштагы ирләренә, улларына хат яздырырга әни янына киләләр иде. Төрле документлар тутырырга да булышты. Ул карусыз, бернинди артык сүз сөйләп тормыйча язып, кирәкле документларны тутырып бирә иде. «Мөсәвәрә» генә дип торалар иде авылда. Бик абруйлы хатын иде. Әнинең әтисе Гайнан Сабитов бик гыйлемле, зирәк булган.

Әти исә кулак малае дип саналган. Салах картны 1937 елда сөргенгә озатканнар. Кулак диярлек байлыгы булмаган кечкенә генә өй иде. Бабай ул вакыттагы система белән килешмәгән, шуның белән харап булган. Шуңа алып киткәннәр. Әти күп сөйләмәгән. Сугышка кадәр колхозда бригадир булып эшләгән. «Кулак» малаеның сугышка кадәр бригадир булып эшләве сәер бит инде. Әти яхшы күңелле, матур җырлый торган булган. Авылда спектакльләр куйганнар. Әти шунда уйнаган. Бик халыкчан, актив булган. Аның сәнгатькә, җыр-моңга сәләте миңа да күчкән, ул минем канда да бар. Балачактан ук төрле спектакльләрдә катнашып үстем. Җырлы классик сәхнә әсәрләрендә дә уйнарга туры килде егет чакларда.

- Урта мәктәптән соң Сезнең юллар кай якларга китте?

- Мәктәпне тәмамлаганнан соң сельпода счетовод булып эшләдем. Аннан бригадир ярдәмчесе итеп куйдылар. Колхоз бригадиры Камил абый үзенә ярдәмче итеп алды. Миңа икешәр хезмәт көне яза иде. Әлбәттә, каядыр шәһәргә чыгып китәргә үземнең, чыгарып җибәрергә әнинең акчасы юк. Эшләргә кирәк, азрак булса да акча кирәк, һичюгы юлга. Аннан юллар мине Әлмәткә алып килде. Өч-дүрт егет биредә ШБКга укырга кердек. Ике ай укыгач, практикага җибәрделәр. Ул вакытта тәртибе шулай иде. Аннан мине авылдашым Мөхәррәм белән эшкә Баулыга җибәрделәр. Безнең өчен иң кызыгы эш иде. Мөхәррәм белән без беренче сыйныфтан бергә укыдык. Хәзер дә якын дуслар.

Күренекле язучылар Х. Туфан, Г. Ахуновлар белән очрашу да буровойда эшләгәндә булды. Бер табын артында сөйләшеп, гапләшеп утыру үзе зур тарих. Алар хәтта минем фатирда кунакта булды, шулар этәргеч бирде, ышанычны арттырды. Чөнки күңелдә һаман язу нияте иде.

«Хезмәт байрагы»нда башта журналист, аннан бүлек мөдире булып эшләдем. Университетның журналистика факультетын тәмамладым. Үзгәртеп кору җилләре исә башлангач, районда татар телендә чыгучы мөстәкыйль газета нәшер итү мөмкинлеге туды.

- Журналистның уңышы нәрсәдән тора?

- Талантлы яза белүдә һәм актуаль мәсьәләләрне тиз арада, үз вакытында күтәрүдә. Бүген укучы күпне белә, мәгүлүмат бик күп. Шуңа да оператив эшләргә кирәк. Шулай ук дөрес итеп, урынлы язылган тәнкыйть мәкаләсе дә журналистка уңыш китерә.

- Беренче уңышыгыз кайчан килде?

- Мин урта мәктәптә укыганда ук газетага мәкаләләр яза башладым. Ул вакытта авыл Чирмешән районына керә иде. Минем басылмаган мәкаләләрем булмады. 4-5 сыйныфта укыганда ук басыла иде. Җиденче сыйныфны бетергәч, урта Лашман урта мәктәбенә киттем. 18 чакрым араны йөреп укыдым. Беренче иҗади уңышым мәктәптә укыган чорда килде дип саныйм. Лашман район үзәге Чирмешәнгә 10 гына чакрым. Язган мәкаләләремне алып Лашманнан редакциягә төшә идем. Шунда калдырам, хезмәткәрләр белән сөйләшәм, редактор да чакыра. Үзләренә кирәкле темаларга язарга әйтеп җибәрәләр иде.

- Кайсы язучы һәм әдәби герой Сезгә якын, ни өчен?

- Хәзер ниндидер әдәби геройны, персонажны гына аерып әйтү дә кыен. Минем рухи халәтемә эшчән, халыкчан, идеяле, җаны-тәне, күңеле бөтен булмышы белән кешеләргә игелек эшләргә туган герой якын. Язучылардан Мирсәй Әмирне бик яратып укый идем. Иҗаты бик ошый. Язганнарымда да аның иҗат тәэсире булгандыр дип уйлыйм. Гариф Ахунов белән иҗатта да, кеше буларак та дус идек. Бик хөрмәт итәм иҗатын да, шәхес буларак та. Шигърияттә исә Хәсән ага Туфанны яратам. Үз вакытында мин дә шигырьләр язгаладым. Ләкин шагыйрь булып китә алмадым. Мине проза җиңде.

- Илһам ташлаган чак буламы?

- Юк, бервакытта да ташламады. Ходай миңа озын гомер биргән икән, мин шатланып яшим. Булдыра алган кадәр язарга, фикерләремне башкаларга җиткерергә тырышам. Газетада эшләү мине кеше итте. Мин бит инде гади авыл малае. Авылда беренчеләрдән булып урта белем алдым. Госман Камалов, «Сез беренче булып авылга унны тәмамлап кайттыгыз», дия иде. Миндә омтылыш, теләк бар. Омтылыш булгач, илһам беркайчан да ташламый.

- Сез нинди эшне бервакытта да эшләмәс идегез?

- Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Җинаять эшләү минем җанда, канда булмады. Бервакытта да җинаять кылмас идем. Шушы яшемә җитеп эшләмәдем, инде моннан соң да язмасын. Җинаятьтән кеше читтә йөрсен.

- Тормыш юлында хаталар да ясалгандыр. Качасы килгән гамәлләрегез бармы?

- Андый хаталар булмады. Әлбәттә, тормыш булгач, вак ялгышларсыз булмагандыр. Адәм баласы бит ул бер караганда көчсез дә. Тик шушы яшемә җитеп әнием, туганнарым, хатыным, улларым, хезмәттәшләрем алдында оятымнан качар дәрәҗәгә җиткән гамәлләрем юк. Узган тормыш юлына борылып караганда йөзем кызарырлык түгел.

- Әгәр дә Сезгә спектакльдә уйнарга тәкъдим итсәләр, Сез нинди жанрда уйнар идегез: трагедия, комедия яки драмада?

- Тыныч кына хикәяләп, сөйләп бирә торган төр миңа, минем холкыма якынрактыр. Кешегә бит аңа җайлап, ипләп кенә аңлатырга кирәк. Халыкка, үзенә күрә яшәр, эшләр өчен стимул бирә торган драматик әсәрне сайлар идем. Әлбәттә, комедия дә якын. Миңа калса, ул жанрда да, танышларымның, якыннарымның йөзен кызартмаслык итеп уйный алыр идем. Яшьлегемдә уйнадым бит. Әгәр дә андый талант бирелгән икән, ул бервакытта да югалмый.

- Әсгать абый, Сез бик табигать җанлы кеше. Балык тоту белән мавыгу каян килә?

- Без бит ач-ялангач үстек. Җәмил дустым бар иде. Язучы Ләбиб Гыйльминең абыйсының малае. Бик дус идек. Ул балыкчы иде. Ерак түгел Шушма елгасы ага. Әни һәркөнне «Нәрсә пешерим икән?» дип әйтә торган иде. Мохтаҗлыктан башланган мавыгу. Барыбыз да ач бит. Миндә балык тоту осталыгы юк иде. Җәмил өйрәтте ул осталыкка. Миндә ышанычлы иптәш күрә иде. Үзе уйчан, сабыр, оста әңгмәдәш. Мәкаләләрем, соңрак китапларым дөнья күргәч, ул минем иҗатымны хөрмәт итеп, яратып яшәде. Ә хәзер балык тоту рәхәт бер мавыгу. Ул миңа ял, канәгатьләнү, ләззәт бирә. Кошларга карата да мавыгу балачактан. Минем алты сыерчык оям бар иде. Кешедән такта-токта алып булса да ясап куя идем. Язын сыерчыклар килә, барысы да парлап. Мондый мавыгу авыл балаларына хас нәрсә, ләкин барысына да түгел.

- Әгәр дә Сезнең Елховой авылында туганыгызны белмәсәм, бер дә мишәр димәс идем...

- Аңлатыйммы? Әти сугышка китеп югалганда миңа 6 яшь иде. Әтинең миңа ниндидер тәэсирен хәтерләмим. 1937 елгы энем Тәлгатьне ниндидер гөнаһы өчен әти кыйнады. Энекәш тә елады, ә мин энемне кызганып еладым. Миңа әти сукмады, тыңлаучан идем. Сугышка киткәндә: «Балаларны кара, рәнҗетмә, теге вакытта Тәлгатьне кыйнап ялгыш эшләдем», - дип әнигә әйтеп калдырган. Кешеләргә карата йомшаклык шуның нәтиҗәседер. Мишәрләр катылыгы юк шул. Бабай да, хатынымның әтисе: «Кияү, син мишәр түгелсеңдер», дия иде.

- Бүгенге тормышка карашыгыз?

- Ятимлек ачысын күргән, ачлы-туклы үсеп кеше булган олы буын бүгенге тормыштан канәгать. Бөтенләй идеаль тормыш булмыйдыр инде берәүгә дә. Бүген сугыш юк, Сталин чорындагы кебек эзәрлекләү, кыерсыту юк. Бәхетне үзебез эшләп таптык. 1937 елда бер атна эчендә миннән олы ике туганым үлгән. Дүрт бала исән калган. Шулар арасында иң олысы мин. Әни, безне эшләтеп тәрбияләде. Алты яшьтә әнигә ярдәм итеп, бакча казый башладым. Бүгенге тормыштан канәгать. Татар һәм рус телендә унтугыз китабым чыкты. Укучылар аны яратып кабул итте. Тик туган телебезгә карата булган мөнәсәбәт кенә борчый.

- Быел халкыбыз Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

- Бөек Ватан сугышы безнең чор кешеләре өчен зур сынау булды дип уйлыйм. Аны кешелек үзенең авыр язмышы итеп кабул итте. Чөнки ул кайгы-хәсрәт, ачы күз яшьләре, ятимлек, толлык, әйтеп аңлата алмаслык газап алып килде. Безнең буын «әти» сүзен әйтергә тилмереп үсте. Кешелек андый сугышның булмавын теләп яши. Ул һичкайчан онытылмас.

Рәфкать Шаһиев

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: