Әлмәт таңнары

Сез дә мизгел тотасызмы?

Календарьда нинди генә көннәр билгеләнмәгән. 12 июльдә Фотограф көне иде, ә инде 19 августта Бөтендөнья фотосурәтләр көне икән. Бүген профессионал булмасак та, барыбыз да фотога төшерергә, аларны социаль челтәрләргә урнаштырырга ярата. Баксаң, фотографияләр белән бәйле кызыклы очраклар күп икән.

Тормышыбызга видеолар үтеп керсә дә, кемгә дә булса баргач, гаилә фотоальбомына күз салмаган кеше сирәктер. Биредәге сурәтләр безнең тормышны тулысы белән чагылдыра. Элек һәркем кимендә елына бер тапкыр фотосалонга махсус барырга тырыша иде. Дөрес, хәзер инде телефоннар фотога төшерә торган, фотоаппаратлар да яңача, пленкалар ясап интегәсе юк. Матур, төсле рәсемнәрне каравы да рәхәт, ләкин борынгылары кызыграк.

Фотосурәт ясауның тарихы еракларга барып тоташа. Дөньядагы беренче фотосурәтне 1826 елда француз Жозеф Нисефор Ньепс ясаган. Сурәт металл пластинага төшерелгән. Сүз уңаенда, 80 нче елларга кадәр газеталарда да фотосурәтләр бастыру өчен шундый клишелар кулланылды.

Еллар узу белән барысы да камилләшә бара. 1861 елда Джеймс Максвелл төсле фото ясый. Россиядә беренче төсле фото «Рус техник җәмгыяте язмалары» басмасында дөнья күрә. Анда язучы Лев Толстой сурәтләнгән була.

Тарихи фотолар арасында игътибарны җәлеп итә торганнары күп. Физик Альберт Эйнштейнның телен чыгарып торган фотосы 1951 елда аның туган көнендә төшерелгән икән. Ул бу фотосын популяр телевидение алып баручыга бүләк иткән булган. 1856 елда Уильям Томпсон су астында төшерелгән тәүге фото ясый. Беренче фотокәгазьне асфальттан ясаганнар. Бакыр яки пыяла пластинага асфальт лагы сөрткәч, фото ясый торган материал килеп чыккан.

Хәзер фотосурәтләрне күпме кирәк шуның кадәр электрон рәвештә яисә флешкада сакларга мөмкин. Беренче ролькассета, ягъни фотопленка 15 килограмм тәшкил иткән. Шуның кадәр авырлыктагы пленкага нибары 12 кадр гына төшерә алганнар. Дөньядагы беренче рәсми санлы фотокамераның барлыкка килүе Стивен Сессон исеме белән бәйле.

Бөек Ватан сугышы елларында төшерелгән фотоларны тетрәнмичә карап булмый. Корреспондент Макс Альперт 1942 елның 12 июлендә Ворошиловград янындагы сугышта кулына пистолет тотып, сугышчыларын атакага әйдәүче командирны төшерә. Шушы мизгелдә мина кыйпылчыгы аның фотоаппаратының объективын вата. Корреспондент төшерелгән пленкаларга зыян килгәндер дип уйларга да өлгерми, «комбатны үтерделәр» дип кычкыруларын ишетә. Фото төшерелгәннән соң берничә секундтан гомере өзелгән комбатның кем икәнлеге башта билгеле булмый. Соңрак аның сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшләгән кече политрук Алексей Еременко икәнлеге ачыклана.

Фотосурәтләр белән бәйле кызыклы фактлар бик күп. Шуларның тагын берсе – дөньядагы иң кыйммәтле фотография Ричард Принс тарафыннан

ясалган. «Ковбой» сериясенә кергән бу фото 2008 елда 3 миллион 401 мең долларга сатылган.

Фото төшерү кемнеңдер һөнәре булса, кайберләребезгә ул ләззәт бирә. Гаилә, туганнар, дуслар белән бергә җыелышканда, шулай ук шатлыклы вакыйгаларны, балаларның ничек үскәнен, барчасын да кадрларга кертеп барыгыз. Гомер узган саен аларны ешрак карыйсың, сагынып искә аласың.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: