Әлмәт таңнары

Санта-Клаусны миф дип атаган укытучыны эштән бушатканнар

Американың Нью-Джерси штатында бер мәктәп укытучысын балаларга “Санта-Клаус юк ул, әкият!” дип сөйләгән өчен эштән бушатканнар. Бу хакта Fow News телеканалы хәбәр итә.

Педагог беренче сыйныф укучыларына, Яңа ел бүләкләрен чыршы астына ата-аналар сала, дип сөйләгән.

Моннан тыш, ул Раштуа боланнарын, эльфларны, феяларны һәм башка тылсымлы затларны да уйдырма дип атаган.

Балаларның күбесе бу дәрестән күз яшьләре белән чыккан. Ата-аналарга укытучының мондый гамәле ошамаган.

Мәктәп директоры Майкл Радж ата-аналар фикере белән килешкән, чөнки мондый гамәл балаларның тылсымга ышанычын җимерә, дип белдергән. Чынбарлык яратучы педагог әлеге уку йортының даими хезмәткәре дә түгел икән, ул башка укытучыны вакытлыча гына алыштырган булган.

Мәктәп инспекторы Рене Ровтар да мондый тәртипсезлек белән канәгать булмавын белдергән һәм педагогның әлеге районда башкача эшләмәячәген әйткән.

Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар, тылсымга ышанырга кирәкме?

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: