Әлмәт таңнары

Сак булыгыз! Татарстанда 27 кеше гөмбә белән агуланып, хастаханәгә эләккән

“Сезон дәвамында ярдәм сорап утызлап пациент мөрәҗәгать итә”, - диде Алия Насыйбуллина.

Республикада 27 кеше агулы гөмбә ашап, хастаханәгә эләккән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуындабилгеле булды.

“Сезон дәвамында безгә уртача 25-30 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Быел 27 пациентка госпитализация таләп ителде. Аларның барысы да, хәлләре яхшыргач, хастаханәдән чыгарылды”, - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина.

Табиб сүзләренчә, хастаханәгә эләгүчеләрнең авыру сәбәбе - эшкәртелмәгән гөмбә ашауда. Ике пациент кына гөмбәне дөрес итеп эшкәртмәү аркасында табиблар кулына эләккән.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: