Әлмәт таңнары

Сак булыгыз! Синоптиклар кисәтә

Республика территориясендә яшенле яңгыр, урыны белән көчле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.

Татарстанда давыл чыгуы турында игълан иттеләр. Бу турыда Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген кич һәм иртәгә тәүлек дәвамында Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, урыны белән көчле яңгыр һәм боз яварга мөмкин.

Моннан тыш, секундына 15-20 метрга, ә урыны белән 24 метрга кадәр җил исәчәк. Казанда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: