Әлмәт таңнары

САК БУЛЫГЫЗ! Синоптиклар кисәтә!

6 декабрь көнне Татарстан Республикасы территориясендә һава торышының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Төнлә, синоптиклар сүзләренә караганда,  буран көтелә, күз күреме 1-2 километрга кадәр кимиячәк.

Көндез республикада көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Юлларда кар көртләре һәм бозлавык.  Бу шартларда автомобильдә йөргәндә машина йөртүчеләргә узып китүләрдән баш тартырга, шулай ук кинәт туктамаска киңәш итәләр.

Фото:https://pixabay.com/ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: