Әлмәт таңнары

САК БУЛЫГЫЗ! МЧС кисәтә

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча Татарстанда һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә.

16-17 гыйнвар көннәрендә юеш кар һәм бозлы яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Секундына 20 метрга кадәр тизлектә көчле җил, юлларда бозлавык булуы ихтимал. Томан һәм буран да булуы бар. 

Температура кискен күтәрелүе көтелә. 16 гыйнварда төнлә минималь температура -6 градуска җитсә, иртән һәм көндез +5 градуска кадәр җитәчәк. 

17 се төнлә һәм көндез шулай ук җылы һава торышы фаразлана. Шуның нәтиҗәсендә юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк. 
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозлавык вакытында ашыкмыйча, сак йөрергә киңәш итә. Машина йөртүчеләргә кискен маневрлардан читтә тору, машиналарның торышын һәрдаим күзәтү сорала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: