Әлмәт таңнары

Сак булыгыз! Гөмбә ашап үлүчеләр бар...

Ир гөмбә белән ашамлык пешергән, абыйсын һәм әнисен ашаткан, шуннан соң аларның хәле начарланган.

Бу хәл Белгород өлкәсендә булган.

Гөмбәне ул урманда җыйган булган. Пешергән ризыкны бергә утырып ашаганнар. Арытаба аларның хәле начарайган һәм алар медицина хезмәткәрләрен чакырткан.

Ирнең туганнары дәваханәдә вафат булган.

Хөрмәтле дуслар! Гөмбә җыйганда таныш булмаганнарыннан сак булыгыз!

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: