Әлмәт таңнары

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыра башлау турында игълан итте

Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» дигән яңа масштаблы программа гамәлгә ашырылачак.

 Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың әйдәп баручы  массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашуда хәбәр итте.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән 40 социаль юнәлешле программа гамәлгә ашырыла. Проектлар торак комплексы, сәламәтлек саклау, мәгариф, юл төзелеше, иҗтимагый киңлекләрне үстерү һәм башка өлкәләрне үз эченә ала.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, күп еллар эчендә тупланган тәҗрибә яңа «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашырганда кулланылачак. Әлеге проект кысаларында 2020 елдан башлап өч ел дәвамында барлык күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Бу максатларга 50 млрд. сумга якын акча бирелә.  

Татарстан Президенты ассызыклаганча, «Безнең ишегалды» программасын эшләү алдыннан халык белән зур эш алып барылды. Аерым алганда, эскәмияләр, яктырткычлар урнаштыруны, балалар мәйданчыкларын төзекләндерүне яки парковкаларны оештыруны үз эченә алган кирәкле эшләр исемлеге билгеләнгән.

Рөстәм Миңнеханов, яңа программаны эшләгәндә төп принцип булып татарстанлыларның сорауларын ишетү, дип өстәде. Беренче этапта һәр гражданин йорт яны территорияләрен төзекләндерү стандартлары турында үз фикерләрен белдерә алсын өчен массакүләм анкеталау үткәреләчәк. Анкеталау 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Бердәм Россия» партиясе йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча аерым проект эшләп, дәүләт программалары санын киңәйтү тәкъдиме белән чыкты. Татарстан Президенты әлеге инициативаны хуплады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: