Әлмәт таңнары

Рөстәм Миңнеханов «Мобиль поликлиника» эшчәнлеге белән таныша

Республикада «Бердәм Россия» инициативасы буенча күчмә поликлиникалар ярдәмендә авыл халкының медицина тикшерүе узу проектын башлап җибәрделәр.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районындагы халыкны тикшерү өчен дүрт мобиль медицина поликлиникасының беренчесенең эшен тикшерде.

«Бүген безнең өчен иң мөһиме — авыруларны алдан кисәтү. Авылларда беренчел ярдәм күрсәтә, диспансерлаштыруның беренче этабын уза ала торган ФАПлар бар, ләкин анда медицинаның бөтен мөмкинлекләре дә юк. Хәзер без медицина ярдәмен һәркем ала алырлык итеп ясыйбыз. Безгә профилактик эшне системалы рәвештә үткәрергә кирәк», - дип билгеләде Татарстан башлыгы мобиль поликлиникада булганнан соң.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мобиль поликлиника ерак  авылларга барып, медицина тикшерүе узу өчен авыр юлларны үтә алучан автомобильләр базасында эшләнгән.

«Ел дәвамында без барлык халыкны да колачларга тырышабыз. Мобиль поликлиникалардагы белгечләр исә Казанда иң яхшылары. Шуңа күрә халык дәүләт тәэмин итәргә тиешле кайгыртуны сизер дип уйлыйм», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, республикада заманча күчмә диагностика, лаборатория җиһазлары булган терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог кабинетлары белән барлыгы дүрт мобиль комплекс эшләячәк.

«Автомобильләр Татарстанның төньяк-көнчыгыш, көньяк-көнчыгыш һәм үзәк өлеше буенча йөриячәк. Мондый поликлиниканың көнгә 70-100 кеше үткәрү мөмкинлеге бар», - дип билгеләде министр.

«Без бу проект турында күптән хыялландык. Мобиль поликлиникалар барып җитәргә авыр булган авылларда медицина тикшерүенең тулы комплексын үткәрергә рөхсәт итә. Заманча комплекслар бөтен республиканы колачларга мөмкинлек бирәчәк. Бу киләчәк медицинасы. Инициативаның тормышка ашырылуы бик шәп», – дип уртаклашты «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев.

2019 елның февралендә Чистайда «Бердәм Россия» көне вакытында халык медицина хезмәтләренең һәркем өчен мөмкин булуы турындагы мәсьәләне күтәрделәр: кечкенә авылларда «тар» белгечлек табибларга күренә алу мөмкинлеге юк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Шуннан соң Татарстан Президенты күчмә медицина комплекслары сатып алырга кушты. Һәр мобиль поликлиникада алты белгеч — окулистлардан алып гинекологка кадәр кизү торалар. Алар, беренче чиратта, 100 кешедән дә азрак халык яшәгән авылларны йөреп чыгачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: