Әлмәт таңнары

Ростехнадзор 2017 елда “Татнефть”тә 2 меңнән артык хилафлык тапкан

Предприятиегә 4 млн сумнан артык штраф салынган.

Россия техник күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе 2017 елда планлы һәм планнан тыш тикшерүләрдә “Татнефть” ГАҖында 2 меңнән артык хилафлык тапкан. Бу хакта “Татар-информ”га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Идарә предприятиегә 4 миллионнан артык штраф салган.

2017 елда идарә сәнәгать һәм энергетика өлкәсендә 12 мең 637 тикшерү уздырган. Нәтиҗәдә 64 меңнән артык хилафлык ачыкланган.

 

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: