Әлмәт таңнары

Россиялеләр ялга күпме акча сарыф итәргә әзер?

Бу хакта броньлау сервисларында сораштыру үткәргәннәр.

Россия халкы сәяхәтләрдә азрак экономияли, шопинг һәм автомобиль арендасыннан сирәгрәк баш тарта башлаган. Бу хакта "momondo"га сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә.

Броньлау сервисында 22 илдән 23 меңнән артык кешедән сораштыру үткәрелгән. Экспертлар туристларның җәй көне гаилә ялына күпме акча сарыф итәргә әзер булуын һәм сәяхәт өчен җыелган акчаның күпмесен янга калдыруын ачыклаган. Россия туристларының чиреге – 24 проценты — җәйге ялга гаилә бюджетыннан 50-100 мең сум акча бүләргә әзер икән.

Һәр бишенче респондент бу сумма — 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, ә 14 проценты 7,5 меңнән 20 мең сумга кадәр, дип белдергән.

Җавап бирүчеләрнең 13 проценты гына - җәйге сәяхәткә 100 меңнән 150 мең сумга кадәр, ә 7 проценты 150 мең сумнан артыграк акча сарыф итәргә әзер.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: