Әлмәт таңнары

Россиядә урамдагы таксофоннардан бушлай шалтыратып булачак

Ил буенча барлыгы 148 мең таксофон эшли.

"Ростелеком" ГАҖ июнь аеннан бөтен Россия Федерациясе территориясендә универсаль таксофоннар аша сөйләшү өчен элемтә түләүләрен гамәлдән чыгара. Шул турыда Дәүләт операторы башлыгы Михаил Осеевский Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Без агымдагы елның 1 июненнән Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән теләсә нинди телефоннарга барлык шалтыратуларны да бушлай итәбез", - диде Осеевский.

Таксофоннар Россия территориясендә универсаль элемтә хезмәте күрсәтү кысаларында төзелгән. "Ростелеком" исә бердәнбер хезмәт күрсәтү операторы булып тора. Ил буенча барлыгы 148 мең таксофон эшли.

"Ростелеком" 2018 ел башыннан таксофоннар аша телефоннан шалтыратулар өчен түләүләрне даими рәвештә бетерә баруга кереште. Башта чара җирле тоташтыру өчен, соңрак - федерация субъекты эчендәге шалтыратулар өчен тарифларны бетерүне күздә тотты.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: