Әлмәт таңнары

Россиядә сугыш ветераннарына пенсияне арттыру турындагы законны хупладылар

Түләүләр аена уртача 9,5 мең сумга артырга тиеш.

Федерация Советы Бөек Ватан сугышы ветераннары пенсияләренә өстәмә түләүне исәпләү системасын үзгәртүче хөкүмәт законын хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Федерация Советы сугыш ветераннарына пенсияне арттыру турындагы законны хуплады. Түләүләр аена уртача 9,5 мең сумга артырга тиеш.

Министрлар Кабинеты бу максатларга 2019 елда 0,95 миллиард сум һәм алдагы елларда 1,42 миллиард сумга кадәр акча бүлеп бирергә әзер.

Закон Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар турындагы Президент Указы нигезендә эшләнгән.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: