Әлмәт таңнары

Россиядә онкологик авыруларга китерүче сәбәпләре билгеләнгән.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2018 елга мәгълүматлары нигезендә шулар ачыкланган...

Русиядә онкологик авыруларның үлемгә аеруча еш китерүче сәбәпләре билгеләнгән.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2018 елга мәгълүматлары нигезендә шулар ачыкланган: онкологик авыруга дучар булучыларның гомум саныннан ашказаны асты бизе ямаш шешеннән үлүчеләр 39,9 процент тәшкил итә. Бу - иң югары күрсәткеч.

Бавыр һәм бавыр эчендәге каналлар яман шешеннән үлүчеләр - 38,4,  үңәчтәге яман шештән - 29,9, трахея, бронхлар, үпкә яман шешеннән - 21,9, тамак, йоткылык  авыруларыннан үлүчеләр 17,3 процент.

Үлем проценты аз булган очраклар да анализланган. Әйтик, сөт бизендә онкологик авыруы булучыларның - 3, аналыкта - 2,2, калкансыман биздә - 0,6, тире ямаш шеше белән авыручыларны 0,4 проценты якты дөнья белән хушлашкан.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: