Әлмәт таңнары

Россиядә малеинлы ангидридны «Татнефть» беренче иттереп җитештерә башлаячак

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Нефть саммитында катнашты.

«Татнефть» компаниясе Россиядә малеинлы ангидрид җитештерә торган беренче производство төзүне тизләтү турында карар кабул итте. Завод 2021 елда, билгеләнгән сроктан бер елга иртәрәк файдалануга тапшырылачак. Бу хакта Әлмәт районында Татарстан Нефть саммитында нефть, газ, химия комплексын үстерү буенча проект офисы җитәкчесе Сирень Сәхапов хәбәр итте.

«Нефть-газ химиясе комплексының беренче этабын 2022-2023 елларда файдалануга тапшырырга планлаштырган идек, ләкин без 2021 елда малеинлы ангидрид, ә 2022 елда калган заводларны төзүне тизләтү инициативасы белән чыккан идек», — диде Сирень Сәхапов.

Сәхапов сүзләренә караганда, нефть-газ химиясе комплексын төзү өчен югары икътисади күрсәткечләр һәм экологик таләпләрне тәэмин итүче иң алдынгы чит ил технологияләре җәлеп ителәчәк.

«Беренче этап нефть-газ химиясе комплексы өчен чимал булып «Татнефть»нең бутан, пропан продукциясе тора . Бер елда 390 мең тонна чимал эшкәртү планлаштырыла.

Шулай итеп, малеинлы ангидрид, дериватилар, полипропилен һәм углепластик җитештереләчәк. Производствоны «АлмА» махсус икътисади зонасы территориясендә урнаштыру планлаштырыла. Алга таба продукция махсус икътисади зона резидентлары тарафыннан эшкәртеләчәк», — дип аңлатты проект офисы җитәкчесе.

 

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: