Әлмәт таңнары

Россиядә бала өчен пособие түләү шартларын үзгәртергә ниятлиләр

Бу инициатива нигезендә пособие яшь ярымга кадәр бала караган һәр хатын-кызга бирелмәячәк.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособиеләр түләү шартларын үзгәртә торган закон проектын әзерләде. Әлеге документ норматив актлар проектларының федераль сайтында бастырылган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Тәкъдим ителгән төзәтмәләр нигезендә пособиега баланы чынлыкта караучы һәм моңа җитәрлек вакыт биргән кеше генә дәгъва итә ала.

“Әгәр баланы әни кеше карамаса, бала өчен айлык пособие түләү туктатыла”, - диелә закон проектында.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, бу инициатива пособие хокукыннан явызларча файдалану белән көрәшергә ярдәм итәчәк. Әгәр опекун эштә күбрәк вакыт үткәрә икән, ул бу акчаларны алырга тиеш булмый.

“Бу очракта бала караган өчен пособие югалган хезмәт хакы өчен компенсация булып тормый, ә хезмәткәрне матди кызыксындыру характерын ала, бу исә хокуктан явызларча файдалануны күрсәтә”, — дип саныйлар ведомствода.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында тәкъдим ителгән яңалык гражданнарның хокукларын чикләми, чөнки хәзер дә бала тәрбияләмәүчеләр пособие алырга хокуклы түгел, диделәр.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: