Әлмәт таңнары

Россия поездларда һәм самолетларда югары тизлекле интернет эшли башлаячак

Чыбыксыз элемтә системасының эксперименталь участогын 2022 елга гамәлгә кертергә телиләр.

Россия поездлары һәм самолетларын югары тизлекле Интернет белән тәэмин итәргә планлаштыралар, дип яза "Известия".

Беренче эксперименталь участокны 2022 елга кертергә планлаштыралар. Башлангыч этапта белгечләр ун ретранслятордан сегмент булдырачак, һәрберсенең гамәлдә булу радиусы - 150 км, транспортның үзендә кабул итү-тапшыру җайланмалары урнашачак. Әлеге җайланма ярдәмендә пассажирлар гадәти элемтә интерфейсы аша Интернетка тоташа алачак, дип сөйли проектны эшләүчеләр.

Яңа чыбыксыз система белән җир өсте һәм һава транспортын тәэмин итәргә телиләр.

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: