Әлмәт таңнары

Россия кибетләрендә йомырканы тугыз данәләп сата башладылар

Былтыр декабрь аенда йомырка бәясе кисәк кенә артты.

Россия кибетләрендә йомырканы моңарчы ун данәләп саталар иде. Хәзер исә тугыз йомырка салынган каплар чыга башлады. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Узган елның декабрендә йомырка бәясе кисәк кенә артты. Экспертлар сүзләренчә, бу хәл сәүдә челтәрләренең бәйрәм алдыннан тиз генә табыш аласы килү аркасында булды.

"Базарда йомырка күп, кайвакыт хәтта ул артык та. Шуңа күрә күп кенә җитештерүчеләр үз продукциясен үзбәясенә сата, кайберләре хәтта үзбәясеннән кимрәккә дә бирә", - дип Agro and Food Communications оешмасының идарәче партнеры Илья Березнюк сүзләрен китерә "Российская газета" басмасы. 

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: