Әлмәт таңнары

Россия айныймы?

Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы (ОЭСР) әзерләгән докладтан күренүенчә, Россиядә аракы эчү ун ел эчендә кискен кимегән икән.

Хәзер дөньяда иң күп эчүче ил булып Литва санала. Анда һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә елына 12,3 литр исерткеч эчемлек туры килә.

Россиядә 11,1 литр гына. Ун ел элек ул 18 литр чамасы иде. Иң аз исерткеч кулланган илләр арасында Индонезия, Төркия, Израиль, Һиндстан бар.

Әмма ОЭСР мәгълүматлары шик тудыра. Ник дисәң, доклад Россия кибетләрендә сатылган аракыны гына саный. Көмешкә, яшерен аракылар исәпкә кермәгән. Ә Россия халкының байтагы, кибетнеке кыйммәт булганга күрә, шуларга күчте.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: