Әлмәт таңнары

Рәнҗетелгән кешенең догасы кабул була!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең: «Куркыгыз рәнҗетелгән кешенең догасыннан», - дигән сүзләре бар.

Берәү икенчегә белә торып начарлык эшләсә, рәнҗетелгән кеше аның начарлыгына каршы берни эшли алмаган очракта, Аллаһка кулларын күтәреп, «Йа Раббым Аллаһ, фәлән кеше миңа начарлык эшләде, минем тормышымны җимерде, минем аның начарлыгына начарлык белән кайтарырга көчем-куәтем җитми, шуның өчен Син ул кешене сукырайт, билен сындыр һәм фәкыйрьлеккә төшер», - дип яман дога кылса, ул дога һичшиксез кабул була. Аллаһның илчесе шулай дип әйткән: «Өч төрле доганың кабул булуында шик юк: мосафир догасы, мәзлүм догасы, атаның баласы хакында догасы». Бу хәдистәге мәзлүм дигән сүз үзенә карата начарлык эшләнелгән кеше дигәнне аңлата. Димәк, берәр кеше икенче берәүгә начарлык эшләсә, ул кеше Раббысына мөрәҗәгать итә ала һәм Раббысы аның догасын кабул кылып, начарлык эшләүче кешене гадел хөкемгә тарта.
Кайбер кешеләр, телләре белән каргамасалар да, калеб-күңелләре белән бик каты рәнҗиләр. Борынгылар: «Рәнҗеш каргыш кебек төшә», - дигәннәр. Рәнҗеш ул - кемнеңдер кемнедер хаксызга, урынсызга кимсетү, кыерсыту, җәберләвенә карата җанда‑аңда кузгалган ачу, газап, әрнү. Рәнҗеш төшү - кемне дә булса рәнҗеткән, кимсеткән, түбәнсеткән кешенең берәр төрле бәла‑каза күрүе, авырлык-бәхетсезлеккә дучар булуы, җан вә тән газабы, кальби җәза кичерүе дигән сүз.
Кешеләр генә түгел, хайваннар да кешене каргый. Хайван-җанварларны, мал-туарны урынсыз кыйнап, аларны рәнҗетергә ярамый. Әгәр алар, кемнедер каргап, бәддога кылса, каргышлары һичшиксез төшә.
Кеше хакына кермәгез, данын киметмәгез, аңарга урынсызга авыр сүз әйтмәгез, сәбәпсезгә ачуын чыгармагыз. Әгәр сез боларның берсен генә эшләгән булсагыз да, ул кеше, сезгә ачуы килеп, каргап бәддога кылганчы, тизрәк гафу үтенегез. Кеше, теле белән каргамаса да, күңеле белән рәнҗүе бар, дип яза "Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!" төркеме.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: